«Үз  халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсәдә,

 бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас.»

                                                                                                                                                                                        М.Максут.

 

 

Кереш сүз.

 

 

     Һәрбер адәмнең үз тарихын  тулысынча белер иде. Тик аның өчен хәзергә заманда кирәк теләк һәм вакыт. Күп буыннар тормышларында үзләренең ИЗГЕ БОРЫНГЫ БАБАЙЛАР  тарихын белмичә дөньяны ташладылар. Без –татарлар (мишәрләр), күп булган төрки халыкларның  бер  кабиләләреннән килеп чыгыббыз.

 

 Ә элекке төрки халыклар каян килеп чыкканнар?

 

   Гади тел белән әйткәндә, алар Азиядә - хәзерге Монголия, Китай, Байкал күле тирәсендә 4 мең еллар элек  барлыкка килгәннәр. Алар батыр, атлы, түземле, башка халыклар  өчен ошанычлы  булганнар. Беренче булып тимер табу һәм аны эшкәртү, төрле кораллар эшләп чыгаруны уйлап тапканнар. Тиз арада үрчеп җәелгәннәр Индия, Китай, Бангладеш, Персия( хәзерге Иран), Афганистан, Ближний Восток, Египет, аннары 2 нче гасырда, әлеге Казахстан җирләре аша Европага таба юнәлгәннәр һәм андагы илләрне яулап алгач, аларның күбесе Европа илләрендә һәм  әлеге Россия җирләрендә калганнар. Тик Рим (соңга таба Ватикан) һәм Византия чиркәүләре шул халыкларны үз ара сугыштырып тар-мар итеп ташлаган. Кайсылары гына сакланып калганнар.

  4-5 гасырлардан соң  да Азиядәге төрки халыклар берничә төркем (поток) итеп Европа илләренә килгәннәр.

 

 Тарихчылар  әйтүенчә,  элекке Европаның ярты халкы төрки халыклардан торган. Ә нинди алар халыклар булганнар, укыгыз астагы шигыремда.

 

Шул кызыл төстә күрсәтелгән хөкемәттә күп төрки халыклар  яшәгәннәр(кыпчаклар даласы). Тик монда Европа өлеше күрсәтелмәгән. Далалары сузылган Днепр елгасына кадәр. Шул далаларда бер төрки халкы икенчесен алыштырып торган.

          

                              

 

                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Безнең төрки халыклар һәм аның батырлары.

 

I

Бу дөньяда Ходайдан без

Сорыйбыз күп нәрсәләр.

Кеше бик күп кичерсә дә,

Бик кыска бит гомерләр.

 

Бу юлы мин сорар идем,

Ике мең озынлыктагы гомер.

Язар өчен безнең тарихны,

Ул елларда күп түгел.

 

Беренче гасырның беренче елыннан

 Тотыныр идем яшәргә.

Ноктасыннан алып өтеренә кадәр,

Язып калдырыр мин идем сезгә.

 

Язар идем бер туктамый,

Дөньядагы хәлләрне,

 Сугыш, ачлык, төрле чирләр

Һәм иң батыр кешеләрне.

 

Беренче гасырның беренче елы дигәч,

Алдыма килеп баса Рим шәһәре.
Тәртипсезлек һәм  кадерсезлектә,

Яшәгәннәр бит кешеләре.

 

Атлар урнына коллар тотканнар,

Шул халыкның байлары.

Бала табып, урамга ташлаганнар,

Ярлы, ирсез хатыннары.

 

Зур арена эшләткән  император,

Җыяр өчен зур байлык.

Колларны шунда сугыштырган,

Тапкан шундый ул кызык.

 

Юк, мин яши алмас идем,

Кеше хакы булмаган урында.

Миңа Изге Алтай күркәмле,

Язам аның турында.

 

Рим шәһәренә әлдә кайтырмын,

Алдагы язуларда.

Көнчыгышка барып карыйм-

Алтай җире бит анда.

 

II

Алтай дигән изге урын

Сеңгән минем йөрәгемә.

Төрки халыклар шунда туган,

Аннан җәелгән Җир йөзенә.

 

Монда булмаган тыгызлык,

Киң далада яшәгәннәр.

Табигатьләре матур булган,

Азатлыкны сөйгәннәр.

 

Яшь олыны хөрмәтләгән,

Ир - хатын кешене.

Гаиләдә булган киңәш,

Онытмаганнар күрешләрне.

 

Нәни булган балалар да,

Утырган элек ат өстенә.

Аннан гына басып киткән,

Матур Алтай җиренә.

 

Үсмер бала да тик тормаган,

Яудан китергән ашамлык.

Ул да көчле булырга теләгән,

Далада кирәк бит нык саулык.

 

Күккә карап, балам, төкермә!,-

Әйткәннәр аларның картлары,

Кайтып йөзеңә бит төшәр,-

Шул булган аңлатмалары.

 

Кәкре таякның шәүләсе,

Бер дә бит туры булмас,

Әгәр шуны аңламасаң,

Тормышта бәхетең тулмас

 

Шундый бик күп адәтләрне,

Барда тырышып үтәгән.

Шундый дөрес шартларда,

Һәр кеше тәрбияләнгән.

 

Шул халыкларның иң күренеклесе,

 Гуннар диеп йөретәлә.

Нәк үзләре-шул халык бит,

 Европаның астын -өскә китерә.

 

Элек Кытай хөкемәте газаплаган,

Шул катырынмаган халыкны.

Гасырлар буе ясак түләткән,

Күрсәткән ул коллыкны.

 

Гунн халкы үзләрен саклап,

Күп сугышлар күргәннәр.

Сөякләренә кадәр үткән әрнү,

Барыбер алар түзгәннәр.

 

Вакыт үтеп көчәйгәннәр,

Киң далалар тар булган.

Һәр гаиләдә бик күп бала,

Артканнан арта барган.

 

Тарихтан без беләбез бит,

Бар һәр халыкның батырлары.

Гунн халкында бик  күп булган,

Батыр, күренекле ханнары.

 

Вакыт узгач, Кытай хөкемәтен

Тармар итеп ташлаганнар.

Күбләрен коллыкка төшереп,

Күп ясак та алганнар.

 

Икенче гасырның башында,

Килгән төрки халык хәрәкәткә.

Әллә климат үзгәргәнме,

Әллә сыешмаган бер дәүләткә?.

 

Сабырлыклы алар булсалар да,

Яшәмәгәннәр бер тыныч.

Уклары очкан җиде йөз метрга,

Кулларында булган тимер кылыч.

 

Гунн халкының батырлары

Европага таба юнәлгән.

Юлларында халыклар очрасалар да,

Күп каршылык күрсәтәлмәгән.

 

Азатлыкны сөйгән  гуннар,

Килеп җиткәннәр Европага.

Гайран калган бар халыклар,

Ат өстендәге батырларга.

 

Еллар үтеп, ханнар алышынган,

Дөньяга туган хан Аттила.

Бар төркиләр аны хуплап,

Салганнар бер зур бина.

 

Ник яшәмәпмен шул чорда мин,

Аттила белән янәшә.

Бар серләрен белер идем,

Озак озак сөйләшә.

 

Аның авыр кылычын мин,

Алыр идем кулларыма, 

Кояш нурларында балкытып,

Курку кертер идем дошманына.

 

Күп халыклар аңа буйсынган,

Курканнар аның карашыннан.

Акыллары китә булган,

 Ат өстендә чабышыннан.

 

Рим шәһәренә барып җиткәч,

Римлылар куркынганнар.

Безнең дәүләтебез тетелер”-, диеп

Аптырап та калганнар.

 

Тик аларның арасыннан

Бер карт чыккан бөкерәеп.

Шәһәребезне тармар итмә,-

Ул үтенгән тезләнеп.

 

Киноларда гына күрсәтәләр

Ат өстендә Рим сугышчысын,

Ул атның тезгенен  токмаган,

Белмәгән ничек атланасын.

 

Режиссерга кирәк эффект,-

Кинода булсын тиз хәрәкәт.

Залда утырган тамашачыга да,

Булсын иде зур рәхәт.

 

Аңа кирәк Рим гаскәрен,

Көчле итеп күрсәтергә.
Дәүләте бай булган имеш,

Аның күренешен күтәрергә.

 

Ат булса, булгандыр бәлкем,

Рим башлыгы императорда.

Бәлкем тагын бер-ике булгандыр,

 Бай булган сенаторда.

 

Төркиләр ярты дөньяны яулагач,

Аттила дөньяны ташлаган.

Үзе үлгәч, озак үтми,

Үз дәүләте таркалган.

 

Аның  батыр егетләре
Европа халкына кушылганнар.

Европаның ярты халкы

Шул батырлардан торганнар.

 

Аның шәүләсе генә булсам да ,

Булыр идем мин риза.

Ул күрсәткән батырлыкларны,

Барыр идем мин яза.

 

“Беренче меңеллыкның батыры” итеп,

Аны күп халыклар сайладылар.

Бүгенге дошманнары да аны,

Туктамый мактап язалар.


Барысында яза калсам,

Ике мең ел миңа җитешми.

Шунардан күчәм болгарларга,

Ул халыклар бит бүгендә яши.

 

II

Изге болгар халыклары

 Булалар гуннарга кардәшләр.

Шундый ук батыр халыклар,

Төрки телдә сөйләшкәннәр.

 

Гуннар белән бергәләшеп,

Тормышны алып барганнар.

Бергәләшеп дошманнарга каршы,

Сугыша да булганнар.

 

Бишенче гасырның азагында

Танулы кабиләләр булганнар.

Азау, Каспий, Кара диңгез ярларына,

 Сибелешеп урнашканнар.

 

Аларның иң күренекле ханы

Кубрат исемле булган бер ир.

Күп халыклар буйсынган анарга,

Булган бит ул баһадир.

 

Бу инде икенче үкенечем,

Соң тудым- күрәлмәдем.

Бик ярый иде янында булырга.

Шул тагын үтәлмәс теләгем.

 

Азмы, күпме алар турында

Хәтта без беләбез бит.

Мин язар идем барысын,

Булмас иде бүген шик.

 

Шул болгарлар төзегәннәр

Берничә хөкемәт Европада.

Берсе хәзерге Болгария,

Икенчесе Татарстанда.

 

 

III

Дәвам итеп язам сезгә

Төрки халкының тарихын.

Бер халык та җиңәлмәгән,

Күрсәткән ул батырлыгын.

 

Болгарлардан соң килгәннәр аварлар,

Азия - Европа далаларына.

Җитешмәгән зур далалар,

Тагын төрки халкына.

 

Аварлар да тирән эзләр,

Калдырганнар Европада.

Берничә еллар яшәп,

Таралышканнар тагы да.

 

IV.

Аварлар дәүләте таркалгач,

Азия даласында бер хан туган.

Төрки халыкларны җыйган йодрыкка,

Ә исеме булган Ашин каган.

 

Дәүләтен ул ныгыткан,

Кешеләрен дә байлыкта тоткан.

Зур дәүләтен икегә бүлеп,

Ул балаларына тапшырган.

 

Кытайдан алып Кара диңгезгә кадәр,

Җәелгәннәр бит алар.

Мәңгелек төрки ил”,- дип,

Хөрмәтләп атаганнар.

 

Мәңгелек ил дип әйтсәләр дә,

Ике гасыр гына яшәгән.

Үз ара бәхәсләр киткән дә,

Ил таркалган – түзмәгән.

 

Алардан соң кемнәр булмаган,

Зур Кыпчак даласында.

Половчылар, печенеглар,

Хазарлар Каспий диңгезе буенда.

 

Кабиләләр әйтелгән төрлечә,

Булган барда атлылар.

Ничек кенә без әйтсәктә,

Алар барда кыпчаклар.




Өстенлек алыр өчен ханнар,

Үз ара да сугышканнар.

Башка халыклар белән бәрелештә,

Күпләре вафат булганнар.

 

Башка халыклар белән яшәп,

Онытыла барган адәтләре.

Салмак кына кими килгән,

Бетмәс булган көчләре.

 

Рим һәм Византия чиркәүләре

Инде нәрсә генә күрсәтмәгән.
Ошанучы, юмарт төрки халкын

Теткәләп сүткәләгән.

 

Бу турыда яза китсәм,

Җитми миңа сәгатьләр.

Язарга теләгем булса да,

Җитмәс миңа кәгазьләр.

 

 

V.

 

Мәңгелек төрки ил” таркалгач,

Дөнья тыныч тормаган.

Тыныч вакытлар бик аз булган,

Ачлык та яктан узмаган.

 

Шул еллар барышында,

Алтайда тагын бер кабилә көчәя.

“Алар Чынгызханның бабалары”-, дип

Безнең тарихта йөртелә.

 

Ул кабиләләр дә күргән газаплар,

Бәрелешкәннәр бәхәс булгач.
Үзара сугышлара беткән,

Бер күренекле хан тугач.

 

Мең ике йөз алтынчы ел җиткәч,

Алтай җире тагын җанланган.

Чынгыз хан исемен ишеткәч,

Башка халыклар тынычсызланган.

 

Җирләр  яулап җәелгәннәр,

Бу дөньяның яртысына.

 Бар халыклар ясак  түләгән,

Бөек төркитатар халкына.

 

Яшәргә иде шул чорда да,

Бөтен үзгәрешләрне күреп.

Шул  минем үтәлмәс теләгем,

Булмады алар белән күрешеп.

 

Нинди тимердән эшләнгән булган,

Чынгыз ханның кылычы?.

Әтисе тимерче булганмы,

Тәңре булганмы сакчысы?.

 

Шул бөек ханның уйларына,

Чумар идем бер сәгатькә.

Китерер идем аның гаскәрен,

Хан булып хәрәкәткә.

 

Җиребез ничек зырылдар иде?

Тавышлар нинди булыр иде?.

Батырлар һәм бик күп атлар

Диңгез кебек агар иде.

 

Чынгызхан турында язарга була,

Бик күп озын язмалар.
Аның кебек зинне ханнар,

Бу дөньяда  азаулар.

 

“Икенче меңеллыкның батыры” итеп,

Бүгенгесе халыклар сайладылар.

Чөнки ул дөреслекле булган,

Язган тормыш өчен законнар.

 

Шәһәрләр дә күп төзегән,

Балалар да үстергән.

Бар байлыгын өләшкән аларга,

Белмибез кая гәүдәсе күмелгән.

 

Аның хөрмәтенә дә бүген,

Язалар бит язмалар.

Аның гомерен күрсәтеп,

 Кинолар да сугалар.

 

VI.

 

Шул батыр төрки халыклардан

Чыккан бит безнең мишәрләр.

Аларның борынгы әби-бабалары,

 Булган гуннар белән тиңдәшләр.

 

Бишенче гасырның тирәсендә,

Алар Мещерага килгәннәр.

Күп батырлыклар күрсәткәч,

Безнең җирләргә килеп җиткәннәр.

 

 Төрле төркиләр бергә кушылып,

Бер хөкемәт төзегәннәр.

Төрле халыклар булсалар да,

Барыбер мишәрләр дигәннәр.

 

Мәскәү, Владимир тирәләрендә,

Рязан җиренең бер өлешендә,

 Булган Сараклыч,Касимов, Кадом,

Һәм башка шәһәрләре дә.

 

Аларның иң күренекле ханнары

Бихан диеп аталган.

Хөкемәте  җәелгән зур кәләмгә,

Күп балалар калдырган.

 

Мишәрләрнең булган төрлесе,

Ч” хәрефе кулланып сөйләшүчеләре.
Ц” хәрефе  дә кулланганнар,

Алар булган төпчеләре.

 

Шул халыкның бер тармагы,

Безнең изге бабайлар.

Бәхет эзләп йөри-йөри,

Пианы ярыны утырганнар.

 

 

VII.

 

Шул чорда мин яшәсәм иде,

Язар идем аларның тарихларын.

Күп халыклар укыр иде,

Авылдашларымның язмышын.

 

Шоба бабайга мин ярап,

Тотар идем атының тезгенен.

Минем тез өстемә басып,

Атка менеп киткәнен.

 

Аның егетләре  булган батырлар,

Бер гаилә булып яшәгәннәр.

Бар шатлыкны, кайгыларны,

Бергә уртак бүлгәннәр.

 

Алар барда язылган бит,

Авылыбыз тарихында.

Корьән сүрәләре багышлыйбыз,

Һәйкәлебез дә урнында.

 

Бар тормышларын дөрес итеп,

Мин яза барыр  идем.

Барсына да мактаулы сүзләр,

Язып калдырыр идем.

 

VIII.

 

Шул авылдашларымның берсе,

Булган танулы көрәшүче.

Аның исеме Мусин Җәләл,

Авылыбызга дан китерүче.

 

Киң җилкәле, юан куллы,

Матур булган гәүдәсе.

Ул яшәгән чорда яшәп,

Булыр идем шәүләсе.

 

Илдән илгә, йөргән көрәшеп,

Европада ул танулы булган.

Күп батырлар белән көрәшеп,

Һаман да  җиңеп торган.

 

Бар җиңүләрен язар идем,

Караңгы төнгә кадәр.

Көн-төн тамашачысы булып,

Йөрер идем мин сәфәр.

 

Бит сөлгесе бирүче булып,

Тирләрен себерер идем.

“Батырларның батыры”,- диеп,

Кулын да күтәрер идем.

 

Шундый батыр, таза адәм,

Йөз елга бер генә туган.

Үз өстенә такталар куеп,

Өстеннән машина уздырган.

 

Күтәргән ул авыр йөкләр,

Цеплар өзеп ташлаган,

Тагаларны да сындырган,

Тик шул эшләр язылмаган.

 

IX.

Төрки халыклар турында,

Күп язмалар мин яздым.

Укысагыз- сез аңларсыз,